Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь 2024, 18:37

Балтачта - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан күркәм чара узды

 Бүген, 3 декабрь  көнне, Халыкара инвалидлар көне уңаеннан „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында „Йөрәктән — йөрәккә” дип аталган чара узды

Балтачта - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан күркәм чара узды
Балтачта - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан күркәм чара узды

Без, сау-сәламәт кешеләр, дөнья авырлыгына зарланып, тегесе, монысы җитми дип яшәргә күнеккәнбез.   Ә бит янәшәбездә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр дә бар. Алар сәламәтлекләре чикле булса да авырлыкларга бирешми, һәр нәрсәдән матурлык күрә белеп, үз күңелләрен үзләре күтәреп яшиләр. Күңел байлыклары ягыннан кайбер сәламәт кешедән алар күпкә өстен, югары. Инвалидлар көнендә„Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында уздырылган „Йөрәктән — йөрәккә” дип аталган чарада да сәламәтлекләре чикле кешеләр никадәр тормышны, иҗатны яратуларын исбат иттеләр.
 

Инвалидлар көнен бәйрәм дисәк бик үк дөрес булмас. Бер кем дә бит чирне үзе теләп алмый. Иртән аягында йөгереп йөргән адәм баласы кичкә ни буласын белми. Инвалидлар көнендә дә районыбызның төрле авылларыннан килгән кешеләр язмышлары да мең төрле. Берәүләрен яман чир кечкенә чагыннан сагалап торса, икенчеләре җимереп дөнья көткән сынауларга дучар була.
Чарага килгән кунакларны иң тәүдә  район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде.

— Барыгыз белән да аралашып яшибез, төрле сорауларыгыз булса минем яныма керәсез. Нинди заманада яшәгәнебезне күреп торасыз. Безнең районнан 265 ир-егет махсус хәрби операциядә катнаша. Һәлак булганнар, яраланганнар күп. Очрашып торырга язсын, дөньялар тынычлансын. Шушы чарада районның инвалидлар җәмгыяте рәисе итеп әлеге кадәр районның ветераннар оешмасын җитәкләүче Рифат Сафинны сайлауны тәкъдим итәм, —диде район башлыгы Илгиз Әхвәс улы
Чарага җыелганнар бертавыштан Рифат Хатип улы өчен тавыш бирделәр. Рифат Сафин исә үзенең чыгышында алда торган мәсьәләләрне һәм бурычларны район Хакимияте, төрле бүлек белгечләре белән башкарып чыгарбыз, дигән фикерен җиткерде.
Рифат Сафин махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр өчен бәяләйләр бәйләгән Лилия Сәфәровага Башкорт АССРы оешуга 100 ел тулуы уңаеннан булдырылган медаль тапшырды.

Балтачта - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан күркәм чара узды
Балтачта - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан күркәм чара узды
Балтачта - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан күркәм чара узды
Балтачта - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан күркәм чара узды
Балтачта - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан күркәм чара узды
Балтачта - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан күркәм чара узды
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: