Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь 2024, 15:47

Балтач районында “Юка боз” операциясе бара

Балтач районында юка боз куркынычы һәм аянычлы хәл очрагы белән бәйле, сулыклар тирәсендә кисәтүче анлшлаглар урнаштырырга кушылды

Балтач районында “Юка боз” операциясе бара
Балтач районында “Юка боз” операциясе бара

Иске Балтач. 3 декабрь - "Балтач таңнары". Балтач районында юка боз куркынычы һәм аянычлы хәл очрагы белән бәйле, сулыклар тирәсендә кисәтүче анлшлаглар урнаштырырга кушылды.

Юка боз- куркыныч икәнлеге яңалык түгел.  Ноябрь аенда Башкортстанда унлап кеше бозлы суга төшеп  һәлак булган. Еш кына куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән балыкчылар юка боз корбаны була. Фаҗигаләр Уфа, Нефтекама, Благовещен шәһәрләре тирәсендә, Дүртөйле, Бөре һәм Балтач районнарында теркәлде.

Көзге боз көзге калынлыгы булса да ышан, диләр дә ул.  Бу гел генә алай түгел. Елгаларны боз тота башлады.  Ләкин көннәр артык салкын түгел.  Боз  калыная алмый. Тик балык тотарга яратучылар моның белән исәпләшми. Хәвеф турында уйламый, бәкедән балык каптырырга ашыгалар.  Боз калынлыгы өч-дүрт сантиметр, зур булмаган тугайда истәләрчә балыкчы!  Ә хәвефсезлек кагыйдәләре буенча, боз ун сантиметрдан калынрак булган очракта да  бәкеләр арасы биш-алты метрдан ким булмаска тиеш. Көзге калынлыгындагы бозда дистәләрчә бәкене күз алдыңа китер инде. Хәвефсез булаламы ул?

Еш кына балыкчылар хәвефсезлек экипировкасы турында оныта. Бәкедән балык каптырырга баргансың икән, өстеңдә хәвефсезлек жилеты, үзең белән бер очында элмәкле, икенче очына 400-500 грамм авырлыгындагы йөк беркетелгән, 15-20 метр озылыгындагы, ныклы җеп булырга тиеш. Ләкин болар  җирле балыкчыларның берсендә дә юк.

Кызганычка каршы, 29 ноябрь көнне Балтач районы җирлегендә аянычлы хәл теркәлде. Күрше Тәтешле районыннан  Йөгерек Танып елгасына балык каптырырга килгән ир-егет  боз астына төшеп китеп, һәлак булды. Аның үле гәүдәсен судан икенче көнне генә чыгара алдылар. Тәҗрибәле балыкчы хәвефсезлек турында уйларга тиеш тә бит...

Ләкин балыкчы гына юка боз корбаны булмаска мөмкин. Кемдер юлны кыскартам дип, юка боз өстеннән хәрәкәт итеп, суга төшеп китүе ихтимал.  Боз өстендә шуып уйнарга теләгән бала-чагаларны да юка боз аямый.

Хәвефсезлек тәэмин итү максатында, авыл җирлекләрендә сулыклар тирәсендә кисәтүче  аншлаглар урнаштырырга кушылды. Юка бозга аяк басканчы, үзең турында гына түгел, өйдә көтүчеләр турында да уйларга кирәк, югыйсә.

Автор:
Читайте нас: