Башкортстандагы коточкыч зур янгында 4 яшьлек малай һәм пенсионер һәлак булган. 1 декабрь кичендә Башкортстанның Калтасы районы Краснохолмский авылында зур янгын чыккан, 4 яшьлек бала һәм пенсионер хатын һәлак булган. Бу хакта республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иткәннәр. Фаҗига Горький урамындагы ике катлы кирпечтән төзелгән күп фатирлы йортта була. Ашыгыч ведомствода сөйләүләренчә, өч балалы авырлы хатын булган беренче каттагы фатирда заманча (натяжной) түшәм янган. Әни, балаларны алып, урамга йөгереп чыкга. Ут тиз арада күрше фатирларга, уртак коридорларга тарала башлый һәм өскә таба юл ала. Икенче катка җиткәч, ялкын тагын бер күп балалы гаиләне-30 яшьлек хатынны һәм аның өч баласын көтмәгәндә ялмап ала. Аларның икесен ул урамга чыгара алган, ә өченчесен — 4 яшьлек улын-төтен эчендә таба алмаган. Мөгаен, бала уттан качкандыр. Һәлакәт урынына килгән коткаручылар малайны янган бинадан чыгаралар, ләкин бу вакытка ул инде үлгән була. Аның әнисе төтен сулый, аңын югалта, аннары комага китә. Хәзер аның реанимациядә гомере өчен табиблар көрәшә. Аның кискен агулануы һәм кулларында җәрәхәтләр. Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр беренче катта 70 яшьлек һәлак булган хатын-кызны тапкан.
...Әлеге хәлне ачыклауга Башкортстан Прокуратурасы һәм Тикшерү комитеты кушылган. Ведомстволар тикшерү үткәрә.
Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы