Барлык яңалыклар
Новости
2 декабрь 2024, 21:18

Һәр фотопортрет - тарих, мәхәббәт, тугрылык...

Бүген район мәдәният сараенда “Герой хатыны. Герой әнисе” Бөтенрусия акциясе кысаларында чираттагы фотосессия узды.

Фотосессия 9нчы декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан Геройлары көненә багышланган күргәзмәне яңартуга багышланган.

Әлеге вакытта МХО зонасында хезмәт иткән райондашыбызның әнисе, парикмахер Роза Азмиева һәм визажист Ирина Рәҗәповалар көчле образлар тудырдылар.

Уникаль фотосессиядә катнашучыларның бу вакытта ниләр хис иткәнен фаразлый гына алабыз. Алар, авыр булса да, күз яшьләре аша елмаеп, ныклы булдылар. 

Һәр фотопортрет - ул тарих, мәхәббәт, тугрылык, горурлык тарихы, безнең тиздән җиңүебезне көтү.

Автор:
Читайте нас: