Барлык яңалыклар
Новости
2 декабрь 2024, 11:07

Башкортстан алдагы өч көндә һава торышы: кышмы, көзме бу?

Синоптиклары якындагы өч көнгә һава торышы фаразын хәбәр итте.

Башкортстан алдагы өч көндә һава торышы: кышмы, көзме бу?
Башкортстан алдагы өч көндә һава торышы: кышмы, көзме бу?

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген, 2 декабрьдә бераз кар явачак, урыны белән уртача кар явачак. Кайбер районнарда бозлавык. Җил көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Көндез +1, -4 градус.

Сишәмбе, 3 декабрьдә, төбәктә урыны белән төнлә кар, көндез җепшек кар явуы, аерым районнарда бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә — 1, -6 градус, аязытканда -11, көндез +1, -4 градус.

 Чәршәмбе, 4 декабрьдә, урыныбелән төнлә кар, көндез җепшек кар явачак, юлларда бозлавык булуы ихтимал.Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.Төнлә — 1, -6, аязытканда — 11, көндез +1, -4 градус.

Башкортстанда декабрьдә һаваның уртача айлык температурасы нормадан 1,5 градуска югарырак булыр дип көтелә (норма -10,8 градус). Россия Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, айлык явым — төшем нормага якын-30-50 мм булыр дип көтелә.

Автор:
Читайте нас: