Барлык яңалыклар
Новости
2 декабрь 2024, 16:45

Балтач районында “Юлдан тыш машина” ункөнлеге узачак

4—17  декабрь көннәрендә Балтач районында  юлдан тыш йөри торган үзйөрешле машиналарны  эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлтелгән   информацион-агарту  ункөнлеге  үткәрелә.

Балтач районында “Юлдан тыш машина” ункөнлеге узачак
Балтач районында “Юлдан тыш машина” ункөнлеге узачак

Иске Балтач. 2  декабрь - "Балтач таңнары". 4—17  декабрь көннәрендә Балтач районында  юлдан тыш йөри торган үзйөрешле машиналарны  эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлтелгән   информацион-агарту  ункөнлеге  үткәрелә.

Башкортстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек Инспекциясенең 2024 елның  28 ноябрьдәге ГК10-167 санлы боерыгы нигезендә, 4—17  декабрь көннәрендә Башкортстан Республикасы территориясендә үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны, шул исәптән юлдан тыш мототехниканы, кар чаналарын һәм кар чистарту техникасын эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү буенча  информацион-агарту  ункөнлеге  үткәрелә.

Үзйөрешле машиналарны һәм аларның  тагылмаларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау һәм кисәтү максатларында рейдлар оештырылачак.

Рейдлар барышында техниканы теркәү кагыйдәләре үтәлешенә, механизаторда идарә иткән техникасы категориясенә туры килгән тракторчы – машинист таныклыгы булуына, үзйөрешле машинаны техник карау үткән булуына һәм төзеклегенә аеруча игътибар ителәчәк. Техниканы хәвефсез эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча аңлату эшләре алып барылачак.

Үзйөрешле машиналарны файдалану барышында кешеләрнең сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләрен үтәмәгән, техник карау үткәрми һәм ОСАГО полисыннан башка техниканы эксплуатацияләгән техника хуҗалары административ җавапка тарттырылачак.

  Район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын хәвесез эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәргә кирәклеге турында искәртә.

 

Айрат Галләмов,

район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы

 

Фото: редакция архивыннан.

Автор:
Читайте нас: