Барлык яңалыклар
Новости
2 декабрь 2024, 09:57

Балтач базарында бәяләр кая таба сикерә?

Сезне базар буйлап сәяхәткә чакырабыз.

Балтач базарында бәяләр кая таба сикерә?
Балтач базарында бәяләр кая таба сикерә?

Узган шимбәдә Балтач базарында авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр белән таныштык. Хәзер Балтачка үз продукциясен күрше район уңганнары (эшкуарлары) да алып килә һәм кулланучыга тәкъдим итә.

Бәяләргә килгәндә, алар тотрыклы сакланып килә. Мисал өчен, тозланган салоның (дуңгыз мае) килограммы 750 сумга кадәр, ысланганын —850 сумга кадәр бәягә тәкъдим итәләр. Сыер итеннән тушенка (700 граммлы банка) 650 сумга кадәр, ярты литрлы банка 450 сумга төшәргә мөмкин.

Сыер ите — килограммы 480 сумга кадәр, елкы ите — 500 сумга кадәр бәягә тәкъдим ителә. Каз түшкәсе —595—700 сумнан (килограммы), үрдәк түшкәсенең килограммына 420—450 сум сорыйлар. Каз маеның эретелгәне  — 800 сум (килограммы), эретелмәгәне 500 сум. Кош-кортның эч-башларын, сызыгын, ысланган каз түшкәсен дә сатып алырга була базарда.

Тавык йомыркасының 10 данәсенә 130—140 сум сорыйлар. Субпродуктлавр фаршын (килограммын) 400 сумга кадәр бәягә алырга була. Тавык йомыркасына киселгән токмачның килограммы 600 сумга кадәр бәя белән йөри.

Балның нинди генә юк Балтач базарында? Юкә балы, тузганак балы, карабодай чәчкәсе, хәтта иван-чай чәчкәсе балын да күрдем. 3 литрлы банканы 2000 сумга кадәр бәягә табарга була. Теләүчеләргә бу татлы продуктны азрак күләмдәге савытларда да тәкъдим итәләр.

 Балтач базарында бәяләргә ташламалар да ясала.

Балтач базарында бәяләр кая таба сикерә?
Балтач базарында бәяләр кая таба сикерә?
Балтач базарында бәяләр кая таба сикерә?
Балтач базарында бәяләр кая таба сикерә?
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: