Аның нигезендә алкоголь бары тик аерым махсуслаштырылган урыннарда гына сатылачак, анда бары тик балигъ булганнан соң гына эләгергә мөмкин.
Закон 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә мөмкин, дип күрсәтелгән Думаның электрон базасында.
Проект авторлары күрсәткәнчә, алкогольне башка продуктлар арасында урнаштыру спиртлы эчемлекләрне үзеннән-үзе сатып алуга китерә.
Шулай ук алкоголь продукциясен күрсәтүне чикләргә — аны үтә күренмәле булмаган витриналар һәм бүлекләр артына яшерергә тәкъдим ителә.