Барлык яңалыклар
Новости
1 декабрь 2024, 19:30

Поши түшкәсен трактор белән генә ташыган

Ике пошины аткан аучыны тотканнар.

Поши түшкәсен трактор белән генә ташыган
Поши түшкәсен трактор белән генә ташыган

Башкортстанда аучы тиешле рөхсәте бер пошига гына булса да, ике пошины үтергән.

Баймак районы полициясенә аучылык инспекторыннан хәбәр килгән. Ул Баймак һәм Зилаир районнары тирәсендәге урманлы җирләргә рейд вакытында үзе белән поши түшкәләрен алып баручы тракторда бер ир кешене очратканын аңлаткан. Аны туктатып тикшерсәләр, бер генә поши түшкәсе була. Полиция хезмәткәрләре вакыйга урынына барганда икенче түшкәне дә тапканнар.

"Тикшерү версиясе буенча, ир ауга барган һәм ике пошины атып үтерә, гәрчә документлар буенча аның бер пошины гына атарга рөхсәте булса да. Вакыйга урынын карау барышында ике түшкә, ау мылтыгы һәм трактор тартып алынган. Экологик зыян якынча 240 мең сум тәшкил итә”, — дип хәбәр итәләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Законсыз ау факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор:
Читайте нас: