Барлык яңалыклар
Новости
1 декабрь 2024, 07:05

Нәзер корбанын кайчан чалу дөрес?

Төрле сәбәпләр белән бу эшне башкара алмый йөрсәң нәрсә була?

Нәзер корбанын кайчан чалу дөрес?
Нәзер корбанын кайчан чалу дөрес?

Дин әһеле Алмаз хәзрәт Галимҗанов бу сорауга төгәл җавап биргән:
— Гадәттә, нинди дә булса эшнең хәерле булуына өметләнеп чалдырырга ният кылынган корбанны “нәзер корбаны” диләр. Нәзер әйткәнсең икән, аны үтәү хәерле. Нәзер корбанын кайчан чалсаң да була. Мөмкин кадәр тизрәк чалу яхшырак. Гает көненә туры китерергә тырышмагыз. Туры килсә, башта фарыз корбанны чаласың. Галимнәр, нәзер корбанын чалдырткан кеше сарыкның итен үзе ашамаса яхшырак, ди. Итне мохтаҗларга тарату йә Коръән ашы уздыру саваплы санала. Нәзер корбанын чалу тәртибе башкаларыннан аерылмый. “Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр” дип әйтеп, Аллаһ ризалыгы өчен, фәлән нәзер хакына, фәлән кешедән дип ниятләргә кирәк.

Ирек Мәйданы ннан

Автор:
Читайте нас: