Иглин районында булган коточкыч хәл – гаражда үсмер кыз әти-әнисенең җансыз гәүдәләрен табуы турында язган идек. Әлеге вакыйганың нечкәлекләре ачыкланды.
Башта ир белән хатын үз-үзләренә кул салган дигән, версия булды.
Соңгы версия буенча, гаилә башлыгы хатынын үтергән, аннары үз-үзенә кул салган. Хокук сакчылары шундый версиягә тукталган.
Кич белән, өч бала йокларга яткач, аларның әти-әниләре гаражга киткән. Анда алар ачуланышкан, ир хатынын көнләгән. Ниндидер мизгелдә ул трос белән хатынын буып үтергән. Аннары үз-үзенә дә кул салган. Әти-әниләренең гәүдәләрен кызлары тапкан. Урынга полиция хезмәткәрләре, тикшерүчеләр, медиклар килгән.
Өч бала әти-әнисез калган. Хәзер алар туганнарында.
Шул ук вакытта күршеләр гаилә турында уңай фикердә. Фаҗиганең сәбәбен хокук сакчыларына ачыкларга кирәк булачак.