Әлхәмдү лилләһи Раббиль гәәләмиин, әссаләтү үәссәләәмү гәләә расүлиһи Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗмәгыйн.
Йә Раббым Аллаһ... Шушы сәгатьтә барча кимчелек-хаталарымны гафу итүеңне сорап, саулык, ризык, су, һава, йорт, гаилә, бала биргәнең өчен һәм башка барча-барча нигъмәтләреңә олы рәхмәтемне белдереп, Сиңа бик зур үтенечем белән мөрәҗәгать итәм...
Йә Раббым... Минем газиз улым (ирем, энем, абыем...) фәлән улы фәлән илебезне яклау бурычын үтәр өчен хәрби хезмәткә чакырылды. Сугыш бара торган шушы тынычсыз заманда аның өчен бик борчылганга һәм Үзеңнең “Хафиз” (“Саклаучы”) дигән исем-сыйфатыңны белгәнгә күрә газиз улымны (иремне, энемне, абыемны...) төрле хәвеф-хәтәрләрдән саклавыңны үтенәм... Исән-имин булуын насыйп итеп, шушы яраткан, якын кешемне куркыныч хәлләрдән, дошманның коралыннан һәм мәкерле ният-гамәлләреннән саклавыңны сорыйм!
Йә Раббым Аллаһ... Кадерле улым (ирем, энем, абыем...) фәлән улы фәләнне бәла-казалардан, явыз, яман ниятле кешеләрдән, шайтан зарарыннан – һәр төрле авыр хәлләрдән һәм барча начарлыклардан имин кыл!
Йә Раббым! Улым (ирем, энем, абыем...) фәлән улы фәләнгә яхшы, игелекле, үзенә ярдәм итәрдәй дус-иптәшләр, хәерле юлдашлар насыйп итеп, аны дошманның зыяны тимәслек итеп кайгыртуыңны сорап, бер Үзеңә ялварам...
Йә Аллаһ! Улымның (хәләл җефетемнең, энемнең, абыемның...) исән-сау булып әйләнеп кайтуын насыйп итеп, безгә барчабызга да хәерле, бәрәкәтле гомер, тигез, бәхетле гаилә тормышы биреп, ил-көн тынычлыгында матур итеп яшәргә насыйп кыл.
Йә Раббым Аллаһ! Саулык-иминлек, зирәк зиһен, камил акыл, күркәм холык, йомшак калеб, тулы иман нигъмәтләреннән аермыйча, үзебезгә дә, балаларыбызга да кушканнарыңны үтәп, тыелганнарыңнан тыелып, БЕР ҮЗЕҢƏ гыйбадәт кылып яшәргә язсын! Кадерлебез фәлән улы фәлән белән исәнлектә-саулыкта күрешергә язсын. Безне ярдәмеңнән ташлама, Үз рәхмәтеңдә булуыбызны насыйп әйлә...
Раббәнә әәтиннәә фиддүнья хәсәнәтәү үә фил әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйнәә газәәбәннәәр. Бирахмәтикә йә әрхәмәрраахимиин. Әәмиин.
Шушы ук доганы СВОдагы ир-егетләребез иминлегенә укысак та урынлы булыр, ИншәАллаһ.