Уфада Шакша бистәсендә хулиганлык турындагы җинаять эше буенча хөкем карары чыгардылар.
18 июльдә берничә бала Касыймов урамындагы 10нчы торак йорт подъезды янында уйнаган. Ниндидер бер мизгелдә кызларның берсе: "Ой, әнием!» - дип кычкырып җибәргән. Аның ахирәтләре кан күреп кычкыра башлаган.
Соңрак ачыкланганча, балага пневматик коралдан 63 яшьлек ир аткан. Кызны "ашыгыч ярдәм" машинасында шәһәр дәваханәсенә китергәннәр. Табиблар пуляны алган. Атучыны аның «аватаркасы» буенча ачыклаганнар.
Ноябрьдә Уфаның Калинин районы прокуратурасы атучыга карата «хулиганлык» һәм «корал кулланып, сәламәтлеккә аңлы рәвештә җиңелчә зыян китерү» мәддәләре буенча җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады.
Бүген билгеле булганча, Уфаның Калинин районы суды хөкем карары чыгарган, ир хулиганлыкта гаепле дип табылган.
"Судта ачыкланганча, агымдагы елның июлендә Касыймов урамында үз өендә булганда ир балалар мәйданчыгында уйнаучы дүрт баланы күреп алган. Балалар яңгырдан подъезд кыегы астына качканнан соң, аларның тавышы һәм кычкырып көлүе бу кешенең ачуын чыгарган. Ул хулиганлык ниятеннән пневматик винтовкадан бер тапкыр аткан һәм 10 яшьлек кызның уң ботына тидергән», - диелә Башкортстан Прокуратурасы хәбәрендә.
Гаепләнүче гаебен таныган, зыян күрүчегә 500 мең сум күләмендә компенсация түләгән.
Суд аны шартлы рәвештә өч ел һәм алты айга ирегеннән мәхрүм иткән.
Фото: "МВД по Республике Башкортостан"