Барлык яңалыклар
Новости
30 ноябрь , 17:20

Балтачка яшь белгечләр кайта

Иске Янбай авылында яшь фельдшер эшли башлады

Балтачка яшь белгечләр кайта
Балтачка яшь белгечләр кайта

Агымдагы елда районда 10га якын ак халатлы белгеч балтачлылар сәламәтлеген кайгыртучылар сафына басты. Шуларның дүртесе врач, калганнары урта звено белгечләре.

Быелгы елның август аеннан Иске Янбай авылында фельдшер булып эшли башлаган Алина Исламгалиева да яшь белгечләр сафында.

Алина Руслан кызы — Иске Балтач авылы кызы. Район үзәгенең 1нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, ике дә уйламый Чайковский шәһәрендәге медицина колледжына укырга юллана. Бу юлдан китүе аның очраклы түгел, чөнки аңарда кечкенәдән авыруларга ярдәм итү теләге көчле була. Югыйсә, туганнары, якыннары арасында табиблар һәм шәфкать туташлары юк. Студент еллары тиз арада узып китә. Райондашыбыз һөнәр үзләштереп, туган районына, зур әтисе һәм зур әнисе авылына фельдшер булып эшкә кайта.


... Биредә озак еллар фельдшер булып эшләгән Илүсә Әсләмованы да халык хөрмәт белән искә ала. Иске Уразай авылыннан йөреп эшләгән Зилә Дельмиева да тәҗрибәле белгеч. Алина Исламгалиева да үзен сынатмый. Яшь кенә булуына карамастан, үзен компетентлы, белемле итеп күрсәтә.

Кыска гына вакыт эчендә яшь белгеч урындагы халык белән уртак тел табарга өлгергән. Бүген аның карамагында йөздән артык кеше. Мәктәп яшендәге нибары ике бала бар. Кешеләрнең күпчелеген өлкәннәр тәшкил итә. Шунлыктан авырулар да өлкәннәргә хас. Шикәр диабеты, югары кан басымы, буыннар авыртуы белән интегүчеләр байтак. Шунысы шатлыклы, аның участогында онкология белән авыручылар юк икән.


Яшь белгеч күрше авылларда эшләгән хезмәттәшләре белән дә уртак тел тапкан, бер максатта, бер уйдалар алар. Бигелде авылы фельдшеры Илшат Шәйхетдинов, Иске Уразай авылының медицина хезмәткәре Лиана Йосыповалар белән киңәшләшеп эшли.
— Эшем ошый. Участок врачы Энҗе Гыйззәтова һәр ай саен килеп, кешеләрне кабул итә.Өлкәннәрнең йөри алганы үзе фельдшер-акушер пунктына килә, йөри алмаганнарына үзем барам, —ди Алина Исламгалиева.


Алина Исламгалиева „Земство фельдшеры” программасы буенча 800 мең сумга якын дәүләт ярдәмен алуга ирешкән. Әлеге түләү авылда яшәүчеләр өчен медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм уңайлыгын үстерүгә юнәлтелгән. Төпкел авыллар өчен бу ярдәм бигрәк тә әһәмиятле.

Ак халатлы Алина Исламгалиева үзенең һөнәрендә тәүге адымнарын ясый. Уңышлар юлдаш булсын аңа.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: