Яңа Балтач. 29 ноябрь - "Балтач таннары". “Илһам Мәрданов индивидуаль предприятиесе” терлекчеләре бу көннәрдә тонна ярым сөт эшкәртүгә җибәрә. Предприятие җитештергән әзер продукцияне дә кулланучылар көтеп ала
Бүген сөт продукциясенә ихтыяҗ бар. Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Илшат Фазрахманов райнга эш сәфәре белән килгәч, аграр сәнәгать комплекс предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашканда, Россиядә тугыз миллион тонна сөт җитештерелеп җиткерелмәве турында әйткән иде. Республиканың терлекчелек тармагы белән шөгыльләнүче барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре бүген шушы дефицитны каплату өчен тырышлык сала. Эре авыл хуҗалы предприятиеләре белән беррәттән, кече хуҗалыкларның да өлеше зурдан. “Илһам Мәрданов индивидуаль предприятиесе” дә нәтиҗәле эшли. Хуҗалык зур түгел. Яңа Балтач сөтчелек фермасында 300 баштан артыграк мөгезле эре терлек исәпләнә. Моннан берничә ел элек ферманы үзгәртеп корганнар иде. Саву залы урнаштырдылар. Сөт саклагыч танк сатып алдылар. Көнкүрештә кулланыла торган сепаратор да алып куйдылар. Терлекчеләр өчен барлык шартлар тудырылды. Фермадан ук әзер продукция озату мөмкинлеге дә бар.
-Тонна ярым сөт җитештерәбез. Һәркөнне сиксән-ике йөз литр сөт район үзәгендәге “Лагуна” кибетендә сатуга чыгарыла. Моннан тыш биш-алты килограмм каймак та сатабыз. Кулланучылар безнең продукцине теләп сатып ала, - ди Илһам Мәрданов, тырышлык бушка китмәгәнлеген билгеләп.
Кичке савымнан соң беркадәр сөт сепарат аша үткәрелә. Ә иртән каймакны сәүдә ноктасына җибәрәләр. Продукция сертификацияләнгән.
Ә иң мөһиме тармакның киләчәге игътибар үзәгендә. Кышкы чорда малларның үрчем китерү чорында яшь терлекләрнең сакланышына аерым игътибар бирелә. Ферма кышкы шартларда эшли бшлагач утыздан артык сыер үрчем китергән.
-Алтмыштан артык яшь таналардан да үрчем көтәбез. Продукция күләмнең кыскаруына юл куймаячакбыз, - ди хуҗалык җитәкчесе, тармакның алдагысы өметле булуын билгеләп.
Терлек азыгы җитәрлек. Бүген малларның рационын күләмле азыклар һәм фураж оны тәшкил итә.
Нәтиҗәләр бар. Хуҗалык эшләрендә хезмәт куйган Рәзиф Ахунов, Илдар Суфияров, Денис Мостафин, Илдар Ахунов, Светлана Шәймөхәмәтова, Филзә Муллаярова, Данис Дәүләтовларның уртак тырышлыгы бу.
Кышкы чорда продукция җитештерү терлекчеләр өчен мөһим һәм катлаулы этап. Әмма тармак хезмәткәрләре продукция җитештерүдә кышын да җәйге чордагы кебек үк тотрыклы эшләячәкләренә ышана.