“Чын егет армиядә сынала. Ватанны саклау, халыкның азат һәм тыныч яшәешен тәэмин итү өчен армиядә хезмәт итү, тәвәкәллек һәм батырлык күрсәтү - һәр ир- егетнең төп вазифасы. Бүген Мата авылыннан Азат Гильманшин хәрби хезмәткә юлланды. Егетләребезнең ил алдындагы изге бурычларын үтәп, исән-имин туган якка әйләнеп кайтуларын теләп калыйк”, — дип язды биләмә башлыгы.
Яхшы командирлар, ышанычлы дуслар туры килеп, санаулы көннәр тиз үтеп исән-сау әйләнеп кайтырга язсын билләренә соры каеш буган барлык егетләребезгә!