Башкортстанның Кыйгы районы Ягын авылында ирекле янгын сүндерүчеләр һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре мәчеттәге 60 кв.м мәйдандагы янгынны сүндергән, дип хәбәр иткән гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика идарәсе матбугат хезмәте.
Янгынны тиз арада сүндергәннәр, урындагы халыкның берсе дә зыян күрмәгән, дип билгеләгәннәр ведомствода.
Янгынның сәбәбе әлегә билгеле түгел.