Бүген, 29 нобрь көнне, Иске Балтач авылыннан 7 километр ераклыкта Йөгерек Танып елгасында балык тотарга килгән Тәтешле районы кешесе батып һәлак булган. “Шуңа бәйле рәвештә профилактик төркемнәрнең эшен көчәйтүне, тыю аншлагларының булуын тикшерүегезне сорыйм. Хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тартырга”, - дип мессенджерларда балыкчыларга мөрәҗәгать итте БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты инструкторы Ришат Хиҗәпов.
Фото: социаль челтәрләрдән