Барлык яңалыклар
Новости
29 ноябрь , 21:21

Балтачлылар булдыра

Бүген, 29 ноябрь көнне, Уфа шәһәрендә "Вакытларның тере бәйләнеше" фольклор сәнгате буенча  республика конкурсы узды. Район мәдәният сараеның "Малан" төркеме җиңү яулады.

Балтачлылар булдыра
Балтачлылар булдыра

 

Конкурс төрле яшьтәге катнашучыларны берләштерә. Традицияләрне саклауны максат итеп куя. Һәм бүген, гасырлар буена салынган гореф-гадәтләрнең тел, мәдәният, тарих һәм халык яшәгән вакытта гына саклануын күрсәтә. Проект үзенчәлекле чыгышларны,  көнкүреш мәдәниятен  саклап калуга, үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлтелгән.

"Малан" фольклор коллективы гадәттәгечә уңышлы чыгыш ясап,  беренче дәрәҗә Диплом һәм сертификат белән бхләкләнде.

Котлыйбыз, райондашлар. Әледән-әле җиңүләр яулаганыгыз тынгысыз хезмәткә бәйле булуын аңлыйбыз.

 

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас: