Юнга позывнойлы райондашыбыз махсус хәрби операция башланган мәленнән башлап анда хезмәт итә. 2020нче елдан гаиләләре белән күрше районнан Иске Балтачка күченеп килгәннәр алар. Бөре шәһәрендә автослесарь һөнәрен үзләштергән. Ил алдында хәрби бурычын үтәгәннән соң, контракт төзегән. Юнга операция башлану белән алгы сызыкта.
Гөлназ Солтангалиева Иске Тимкә авылында туып-үскән. Анда урта мәктәпне тәмамлаган. Ул әлеге вакытта Пермь фармацевтика академиясенең 5 курсында белем ала. Ул булачак провизор.
Гөлназ Гали кызы булачак тормыш иптәше белән бер ел ярым дуслашып йөргән. Аның җаваплылыгы, зирәклелеге кызны гашыйк иттергән. Чын ир-егетләргә хас сыйфатлар күп икән аңарда.
22 ноябрь көнне аларның никахлары һәм туйлары узган. Юнга 1 декабрь көнне юлга кузгала да инде.
Яшьләргә гаилә бәхете насыйп итсен. Илләрдә тынычлык урнашып, шатлыкта яшәүләрен телибез.