Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь , 10:13

Ветераннар хәрбиләргә маскировкалау челтәрләре үрә

Районның ветераннар оешмасының эшен җанландырып, балтачлылар җәмгыятькә файдалы эшләрдә актив катнаша. Яшьләре, сәләмәтлек мөмкинлекләре төрле булган кешеләрне бер максат, бер уй берләштерә. Хәрбиләргә ярдәм итү мөһимлеген аңлап, әлеге эшкә күмәк кушылдылар.

Ветераннар хәрбиләргә маскировкалау челтәрләре үрә
Ветераннар хәрбиләргә маскировкалау челтәрләре үрә

Әйтергә кирәк, төрле авылларның мәдәният йортларында уздырылган чараларда да ветераннарыбыз актив катнаша һәм матур күрсәткечләргә ирешә. Агымдагы елда Магашлы-Алмантай авылының коллективы „Мин  яратам сине, тормыш!”  республика бәйгесендә катнашып,  лауреат исемен алуга ирештеләр. Коллективның күпчелеген ветераннар тәшкил итә. Соңгы вакытта күпчелек чаралар махсус хәрби операциядә катнашучы  якташларга ярдәм итү йөзеннән оештырыла.  Һәм алар бердәм, бер уйдагы дус коллектив булып кабул ителә.  

 Район үзәгендәге актив тормыш позициясе белән яшәгән, спорт белән дус булган бер төркем ветераннар „Яшьлек”  физкультура-савыктыру комплексында даими рәвештә ГТО нормаларын тапшыралар. Үзләренең үрнәгендә спорт белән дус булу никадәр файдалы икәнлеген исбатлыйлар. Сәләмәтлекләре өчен күпме файда, ә калганнар өчен мисал булып торалар. Шушы райондашларга  МХО зонасындагы якташларга төрле файдалы эшләр белән ярдәм итүләрен, төгәлрәк әйткәндә, маскировкалау  челтәрләрен үрү, җылы оекбашлар, бәяләйләр  бәйләүне сорап, мөрәҗәгать иттем. 

 Билгеле, мондый эшләргә төрле авылларның ветераннары арасында  МХО башлану белән актив катнашканнар бар. „Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексына йөрүчеләр үтенечемнең мөһимлеген аңлап,  бердәм кушылды. Бер дулкын булып эшкә керештеләр. Әлеге вакытта ветераннар үзләренә уңай вакыт, көн билгеләп, ирекле график буенча маскировкалау челтәрләрен үрүгә йөриләр. Эшләр балалар иҗаты үзәгенең подвалында башкарыла. Биредә барлык шартлар булдырылган. Җылы, аяклары авыртканнар өчен урындыклар хәстәрләнгән. Аның адресы:  Совет урамы,  75. Сораул арыгыз булса, 2-28-68 телефон номеры буенча шалтырата аласыз.  Районның мәдәният сараенда да маскировкалау челтәрләре үрү урыны булдырылган. Аның адресы, Совет урамы, 29.   

 Билгеле  бу эш маршрутларын  җайлап, тәртипкә кертү өчен арадан башлап йөрүчеләр кирәк.Чимал  эшкуарлар тарафыннан кайтарыла.Күптән түгел җылы киемнәр бәйләү өчен материал кайткан иде. Аны алу мөмкинлеген күрсәтеп ватсапта төрле группаларда игúлан ителде.

Маскировкалау челтәрен үрү өчен дә осталык кирәк, мин белмим  бит, дип фикер йөртүчеләр да табылыр. Бу яклап та барысы да хәл ителгән.  Балалар иҗаты үзәгенең, район мәдәният бүлегенең белгечләре кирәк чакта сезне өйрәтеп җибәрәчәк.

  Башкарылган эшләр эзсез югалмый, барысы да теркәлеп  бара.  Сәламәтлекләре булган,  кулыннан эш килгән ветераннарыбызны бу изге эштә катнашырга чакырабыз. Ир-егетләребез дә бу эштән читтә калмасын иде, дигән теләгебезне җиткерәбез. Әлеге эшләрнең вакытлы булуына ышаныбыз һәм өмет итәбез.  Барыбызның да бер теләк: һәр гаиләдә, илдә, дөньяда тынычлык булсын, хезмәт иткән ир-егетләребез исән-имин өйләренә әйләнеп кайтсыннар.  

Рифат САФИН,

 районның урындагы ветераннар оешмасы рәисе.

 Ветераннар бердәмлек үрнәген күрсәтә.

Автор:
Читайте нас: