Бу очракта дин әһелләренең җавабы бик урынлы:
- Вафат булган кешедән калган киемне киюдән бернинди дә зарар юк. Аны мохтаҗларга да тапшыра аласыз. Истәлеккә калсын дисәгез дә, шикләнми саклап тотарга була. Мәетләр өчен без догада булырга, алар исеменнән сәдака бирергә тиешбез. Алардан калган киемнәрне саклауның мәетләр өчен файдасы да, зыяны да юк. Кеше вафат булган вакытта өстендә булган киемен яндырырга да, юып куярга да була.