Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь , 16:26

Илле яшьтән соң бала табарга уйлаганнар

Былтыр республикада биш хатын шундый карарга килгән. Сезнеңчә, нормаль күренешме бу?

Илле яшьтән соң бала табарга уйлаганнар
Илле яшьтән соң бала табарга уйлаганнар
Башкортстанда узган ел 50 яшьтән өлкәнрәк биш хатын бала табарга карар кылган. Аларның батырлыгына сокланасы гына кала...
 
Бу хакта республика статистиклары сөйләде.

Ешрак 40тан соң ана булалар. Әйтик, 45 яшьтән 49 яшькә кадәр - 82 хатын-кыз, 40 яшьтән 44 яшькә кадәр 1 577 хатын-кыз бала тапкан. 35 яшьтән 39 яшькә кадәр хатын-кызларга 7 214 бала туры килә. Башстат аналитиклары сүзләренчә, төбәктә соң бала табарга карар кылучылар өлеше арта.

Республикада ешрак 30 яшьтән 34 яшькә кадәр хатын-кызлар бала таба. Былтыр аларның саны 10 004 булган.

Фото: башинформ
Автор:
Читайте нас: