Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь , 21:53

Бу төбәктә алкоголь көненә ике сәгать кенә сатылачак

Кайда шундый закон кабул иткәннәр?

Бу төбәктә алкоголь көненә ике сәгать кенә сатылачак
Бу төбәктә алкоголь көненә ике сәгать кенә сатылачак

Вологда парламенты эш көннәрендә көненә икешәр сәгать алкоголь сату турындагы законны раслады. Бу хакта төбәк губернаторы Георгий Филимонов үзенең Telegram-каналында белдерде.

Законны хуплап  24 депутат тавыш биргән, икесе каршы чыккан һәм бер парламентарий тавыш бирүдән тыелып калган.

ТАСС хәбәр итүенчә, губернатор урынбасары Сергей Сорокин чикләүләрнең җәмәгать туклану системаларына кагылмавын белдергән. Шулай да эш көннәрендә иртәнге 8дән кичкә кадәр алкоголь эчемлекләр сату өчен   кафе һәм сыраханәләр аерым таләпләргә туры килергә тиеш: анда ким дигәндә 40 утыру урыны, официантлар хезмәтләндерүе  булырга тиеш һәм  ГОСТларга туры килү шарт.

Закон 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк.

Автор:
Читайте нас: