Казанның Четаев урамындагы студентлар тулай торагында бер үсмернең мәетен тапканнар. “Татар-информ” язганча, 17 яшьлек егет Россиягә Казахстаннан килгән. “КНИТУ-КАИның 8нче тулай торагында Казахстаннан килгән студентның мәете табылды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, егет үз-үзенә кул салган булырга тиеш. Без барлык студентларга, аеруча якын һәм ерак чит илләрән килеп укучыларга һәрвакыт бик игътибарлы мөнәсәбәттә. Бу очрак җентекләп тикшереләчәк һәм билгеле бер нәтиҗәләр чыгарылачак. Университетның иминлек хезмәте хокук саклау органнары хезмәткәрләренә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәк. Ректор Тимур Алибаев фаҗига турында белә, барысын да шәхси контролендә тота. Студентның гаиләсе белән элемтәдә торабыз, кирәкле барлык ярдәмне күрсәтәчәкбез”. – дип хәбәр ителгән агентлыкка КНИТУ-КАИның матбугат хезмәтеннән. Фаҗига булган урында хокук саклау хезмәтеннән.
Фаҗига булган урында хокук саклау хезмәткәрләре эшли. Килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыклана.
ВТ