Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь , 11:08

Кешенең җаны чыккан караватта йокларга ярыймы?

Кемдер ярамый ди...

Халыкны борчыган сорауларга Мөдәррис хәзрәт Гыймранов ачыклык керткән.

– Кешенең җаны чыккан караватта йокларга ярамый, диләр. Бу чынлап та шулаймы? Ул караватны нишләтик икән?

– Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Динебез җиңел, авырайтмагыз», – дигән. Күп вакытта кеше әллә нәрсәләр уйлап таба. Бигрәк тә үлем-китемгә бәйле нинди генә хорафатлар, ырым-шырымнар юк. Бу очракта да, кешенең өендә ике генә карават булса, ни эшләргә? Ул яңа алынган карават булса, аны ни йөрәгең белән чыгарып атмак кирәк. Бу караватта йокласаң нәрсә була? Гомер кыскарамы? Ризык кимиме? Кеше җиргә егылып үлсә, ул җиргә дә басарга ярамыймы? Мондый сүзгә ышаныр алдыннан, иң элек үз-үзеңә шундый сораулар биреп, уйланырга кирәк. Карават – мебель фабрикасында ясалган җиһаз гына. Ул үзенә бернинди начар энергетика сеңдерә алмый. Ул бернинди дә көчкә ия түгел. Тәкъдир, язмыш, ризык адәм баласына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән бирелә. Шуңа күрә кешенең җаны чыккан караватта йокларга ярамый дигән сүз – ырым гына. Динебездә моның нигезе юк. Кеше бик шикләнә икән, аны сөртергә, химчистка ясатып алырга мөмкин.

ВТ

Автор:
Читайте нас: