Караидел. 27 ноябрь - "Балтач таннары". Караидел елгасында велосипед белән боз астына төшеп киткән ирнең үле гәүдәсе аянычлы хәл теркәлгәннән соң дүрт көн узгач табылган.
Караидел районында велоосипед белән боз астына төшеп киткән 59 яшьлек ир-атны эзләү операция тәмамланган. Бу хакта ачык чыганакларда хәбәр итәләр
Гадәттән тыш хәлләр Дәүләт комитеты белгечләре, катлаулы шартларда эш итеп, тугыз метр тирәнлектән зыян күрүченең үле гәүдәсен судан чыгарганнар.
Бу очрак сак булырга кирәклеге турында искәртү булды. Көннәр салкынайткач, беренче бозда күпләр аның куркынычын бәяләп бетермәскә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, боз калынлыгы ун сантиметрга җитмәсә, ул хәвефле булып исәпләнә.