Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь , 18:16

Иртәгә өй җыештырырга уйласагыз, иртәнге якта – эшкә кадәр башкарырга тырышыгыз

Кичен өй җыештыру эшләре белән шөгыльләнергә ярамый, югыйсә... Халык сынамышларына күз салыйк. 

Иртәгә өй җыештырырга уйласагыз, иртәнге якта – эшкә кадәр башкарырга тырышыгыз
Иртәгә өй җыештырырга уйласагыз, иртәнге якта – эшкә кадәр башкарырга тырышыгыз

Тешләрегез белән проблемалар бар икән, иртәгә - стоматологка барыр өчен яхшы көн. Дәвалау уңышлы булачак.
Сәламәтлеген яхшыртасы килгәннәр иртәгә кичтән яхшы итеп мунча яисә ванна керсен.

Иртәгә өй җыештырырга уйласагыз, моны төшкә кадәр башкарыгыз. Кичтән җыештыру эшләре белән булашу кирәкмәс. Югыйсә, ниндидер сынаулар көтәргә мөмкин икән.

28 ноябрьдә саран булырга ярамый! Иртәгә акчасын кызганнардан иминлек китә, имеш. Мохтаҗлар ярдәм сораса, булдыра алганча ярдәм итү хәерле.

Иртәгә ир-егетләргә сүгенүдән, кычкырынудан сак булырга кирәк. Хатынына кычкырган, рәнҗеткән ирләрне зур күңелсезлекләр көтәчәк.

28 ноябрьдә ир белән хатынның керләрен дә бер суда юарга ярамый икән.

28 ноябрь сынамышлары:
Кояш баеганда кызгылт булса, буран чыгачак.
Кар яуса, язга кадәр эремәскә тиеш.
Кар күп булса, уңыш мул булачак.
Җил көчле булса, декабрь уртасына кадәр көннәр җилле булачак.
Көн болытлы, җылы булып, җепшек кар яуса, майда һава торышы яхшы булмаячак.
Чыпчыклар йон җыеп, ояларын җылыта башласа, берничә көннән көчле салкыннар башланачак.

Чыганак: "Кызыл таң" гәзите. 

Автор:
Читайте нас: