Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь , 12:55

Батып үлгән хуҗасын эте әле дә көтә

Коткаручылар инде дүртенче көн боз астына төшеп киткән ирне эзлиләр. Хуҗасы су астына киткән урында аны тугры эте дә көтеп тора.

Батып үлгән хуҗасын эте әле дә көтә
Батып үлгән хуҗасын эте әле дә көтә

Коткаручылар инде дүртенче көн Караидел районында боз астына төшеп киткән ирне эзлиләр. Хуҗасы су астына киткән урында аны тугры эте көтеп тора, дип хәбәр иткән социаль челтәрләрдә Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Кирилл Первов.

Караидел елгасында эзләүләр һава мендәрендәге суднолар ярдәмендә алып барыла.  Водолазлар елга  төбен 7 метрдан артык тирәнлектә тикшерә. Һавадан вертолет хәлне күзәтә.

Коткаручылар әлегә велосипедны гына тапкан һәм су төбеннән күтәрә алган. Ирне әле дә таба алмыйлар. Бу көннәрдә “Белка” кушаматлы эт үзенең хуҗасын фаҗига булган урыннан ерак түгел урында көтә. Якыннары этне өенә алып кайтырга тырышуларына карамастан, тугры дусты хуҗасын исән –сау каршы алуга өметен өзми.

Алдан хәбәр итүебезчә, фаҗигале хәл 24 ноябрьдә булган иде. Велосипедка утырган яшьлек ир өенә кадәр юлны кыскартырга тырышып, елга аша узарга ниятли, анда боз калынлыгы нибары 2 сантиметр була. Кызганычка каршы, ир боз астына төшеп китә. Ирнең гәүдәсен әле дә таба алмыйлар.

Батып үлгән хуҗасын эте әле дә көтә
Батып үлгән хуҗасын эте әле дә көтә
Батып үлгән хуҗасын эте әле дә көтә
Автор:
Читайте нас: