Хөсәин Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артисткасы, "Башкортстанның атказанган артисты". Эльмира Юлдашева СВОга барырга карар кылган. Бу хакта ул "Башинформ" агентлыгына сөйләгән. Актриса сүзләренчә, ул махсус операция бурычларын турыдан-туры алгы сызыкта башкарырга планлаштыра, шуңа күрә бүген БПЛА операторы срләренә өйрәнә.
— Мин — үз Ватанымның патриоты. Ватаныбызны сакларга кирәклегенә шикләнгән ир-егетләр өчен үрнәк буласым килә. Хезмәттәшләремнең минем карарны хуплавына мин бик шат. Мәдәният министрлыгы җитәкчелеге эш урынымны саклап кала, — дип хәбәр иткән Эльмира.
Эльмира Юлдашева үзенең сугышчан рухы булуын, әмма барыбер күңел кичерешләре барлыгын билгеләгән.
— Әлбәттә, бик борчылам. Ләкин мин — көчле кеше, тормышта күпне күрдем. Барысы да килеп чыгар дип уйлыйм. Якыннарыма миңа ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтлемен, — дип сөйләгән актриса.
Исән-сау йөреп кайт, “Ай кызы” Эльмира!
Фото: Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең ВК дагы сәхифәсеннән, Башинформ