Бүлмә температурасындагы бер литр суга бер аш кашыгы бал салыгыз, сыекчаны яхшылап болгатыгыз, аннары су сибегез. Татлы суны тамыр астына ике атнага бер тапкыр кертегез. Бүлмә үсемлегендә беренче бөреләр бер айдан ук барлыкка киләчәк. Баллы су орхидеянең иммунитетын күтәрергә, тамыр системасының торышын яхшыртырга, чәчәк ату процессын башлап җибәрергә, шулай ук чәчәкне калий, тимер, цинк, фосфор һәм магний белән баетырга сәләтле.
Гөлләрегез күкрәп чәчәк атсын!