Бүген Гүзәлем озак саклаган серен чиште. Алар 21 июльдә үк гендер-пати үткәргән булган. Видеоларда күренгәнчә, иҗади гаиләнең гендер-пати бәйрәменә иң якыннары җыйналган.
Күпчелек малай өчен тавыш бирә, чөнки Гүзәлем белән Салаватның Мәдинә исемле кызлары бар инде. Салават Миңнехановның күптәнге хыялы чынга ашкан. Матур гаилә малай, Мәдинәгә энекәш көтә.
«Ышанып булмый. Аллаһ бик зурлады безне», – дип хәбәр итә бу хакта Гүзәлем.