Барлык яңалыклар
Новости
26 ноябрь , 19:16

Башкортстаннан вахтачыны поездда талаганнар

Рюкзагында документлардан тыш акчасы да булган.

Башкортстаннан вахтачыны поездда талаганнар
Башкортстаннан вахтачыны поездда талаганнар

“Яңа Уренгой – Уфа” поездында бер өлгер пассажир Башкортстаннан булган вахтачыны талаган. Русия Эчке эшләр министрлыгының УрФО буенча транспорт идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Сургут станциясендә вахтачы поездан тышка чыккан булган. Ә кире керсә, рюкзагының юкка чыгуын аңлый. Анда азык-төлек һәм документлардан тыш 15 мең сум акча да булган. Төмәндә зыян күрүче транспорт полицейскийларына мөрәҗәгать иткән.

Алар оператив-эзләү чаралары үткәргәннәр, вахтачы юлдашларын һәм поезд хезмәткәрләрен сораштырганнар. Тиздән мөмкин булган урлаучының шәхесен ачыклыйлар. Ул Ырынбур өлкәсендә яшәүче 35 яшьлек кеше булып чыга. Шикләнелүче зыян күрүче белән бер поездда барган, “Нижневартовск – Пенза” поездына күчү өчен Сургут станциясендә чыккан.

Поезд Төмәндәге станциягә килгәч, җинаятьчене тоткарлыйлар һәм тикшерү өчен дежур частька китерәләр.

Ырынбур кешесе аңлатуынча, поезддан чыкканда ул ялгыш кеше рюкзагын алган һәм моны икенче поездда күзгалып киткәннән соң гына аңлаган. Кеше рюкзагыннан азык төлек һәм акчаларын алган. Ә буш портмоне һәм рюкзакны тәрәзәдән ыргыткан.

Полиция хезмәткәрләре акчаны тартып алганнар һәм хуҗасына кайтарганнар.

Автор:
Читайте нас: