Әни — дөньяда иң кадерле һәм иң якын кеше. Безне кайгыртуы, назлылыгы һәм мәхәббәте белән гомере буена озата килә. Пәйгәмбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам: “Җәннәт –аналарның аяк астында”дип юкка гына әйтмәгән. Чынлап та ана булса –бала өчен җәннәт –аның кочагында, аның аяк астында. Тиккә генә олылар балага теләк теләгәндә: “Аталы-аналы, алтын канатлы булсын”, дип теләмиләр бит.
Шушы чара барышында әниләр адресына бик матур теләкләр әйтелде, җырлар яңгырады. Төп авыл халкы белән беррәттән, ут күршеләребез Чуртанлыкүл авылында яшәүче җырчыларыбыз, Нефтекама һәм район үзәгеннән килгән кунаклар чыгышы концертны тагын да баетты. Нәфис сүз сөйләүчеләрне тын калып тыңладыдар.
Кадерле әниләрне авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Әхнәф улы котлады.
Шушы чара иң кадерле кешеләребезгә мәдхия булып яңгырады.
Әниләр белән без бәхетле, алар белән өйләребез нурлы, ашларыбыз тәмле булганлыгына тагын бер кат инандык.
Һәр катнашучыларга рәхмәтемнән башка сүз юк. Сәламәт булыгыз, тагын да шундый күркәм һәм күңелле чаралар гына безне бергә җыйсын.
Ирина Разетдинова,
мәдәни чараларны оештыручы.