Вильнюс халыкара аэропортына якынлашып килгәндә йөк самолеты һәлакәткә юлыккан. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, самолет ике катлы торак йорт өстенә төшкән. Аның бортында ике пилот һәм ике компания хезмәткәре булган. Бер пилотны коткарганнар, икенчесе һәлак булган. Коткаручылар пилотны лайнер ватыклары астыннан чыгарган. Ул аңында булган, әмма берничә минуттан соң алган җәрәхәтләрдән үлгән. Тагын ике кешене хастаханәгә озатканнар.
ВТ