Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь , 17:39

Велосипеды елга төбендә табылган, ә үзе...юк...

Велосипеды белән боз астына төшеп киткән 59 яшьлек ирне эзләү дәвам итә.

Велосипеды елга төбендә табылган, ә үзе...юк...
Велосипеды елга төбендә табылган, ә үзе...юк...

Кичә хәбәр иткән идек: Караидел районының Караидел авылында 59 яшьлек ир велосипедта Уфа елгасының икенче ярына боз өстеннән генә үтәргә теләгән, ләкин, кызганычка каршы, юл уртасында боз астына төшеп киткән.

Бу вакыйганы күргән шаһитлар ярдәмгә ашыкканнар. Бер коткаручы шулай ук боз астына төшеп киткән. Аны коткарганнар һәм дәваханәгә озатканнар.

Велосипеды белән боз астына төшеп киткән ирне эзләү икенче көн дәвам итә. Коткаручылар бүген сәгать 11ләр тирәсендә ирнең велосипедын су төбендә тапканнар. Ә ирнең үзне юк.

Эзләү эшләре уңайсыз шартлар — көчле агым һәм тотрыксыз боз капламы белән катлаулана. Шуңа да карамастан, коткаручылар үз эшләрен дәвам итәләр.

Автор:
Читайте нас: