Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь , 08:59

Тутагачта бердәм халык яши

Аларның бердәмлеге авылда үткән өмәләрдә күренә.

Тутагачта бердәм халык яши
Тутагачта бердәм халык яши

Узган ялларда Тутагач авылы зиратында өмә үтте. Бу көннәрдә авылда яшәгән төрле буын ир-егетләр эш кораллары белән килеп вак агачларны кисеп читкә чыгардылар. Мәңгелек йорт территориясе тазарып, матурланып калды.

Үзебез яшәгән йорт-кура тирәсен гел карап торабыз. Чүп-чардан арындырып, төзекләндереп, тәртипкә китерергә гадәтләнгәнбез. Ә мәрхүмнәр җирләнгән зиратлар тормыш дәвам иткән ихаталардан да таза, караулы булырга тиеш. Тутагачта олысы, кечесе моны аңлый һәм күмәк чараларга теләп килә, бирелеп эшли. Андый кешеләр белән нинди генә эшне дә кыю рәвештә башкарып чыгарга була.

 Киләчәктә дә шулай дәвам итсен!

Руслан Камалов, авыл старостасы

Автор фотосы

 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: