Мисырда Кызыл диңгездә бер яхта су төбенә киткән. Анда 45 кеше булган. ТАСС хәбәренә караганда, яхтада 14 экипаж әгъзасы һәм 31 турист булган, дип яза ВТ. Коткаручылар аларны кайберләрен генә тапкан. Күпме кешенең коткарылуы әлегә билгесез. Туристларның кайсы илләрдән булганлыгы да мәгълүм түгел. Яхта 24 ноябрьгә диңгезгә чыккан. 29 ноябрьдә Хургадага кайтырга тиеш булган. Фаҗиганең сәбәпләре билгеләнмәгән әле.