Чарага Иске Балтач авылының “Үзәк” һәм Батырша мәчетләре имам-хатиплары Филүс Камалтдинов, Рәфис Шәйхәйдаров, авыл имамнары, Тәтешле районы авылларыннан имамнар килде. Зур кунаклардан Уфа шәһәрендәге БР Диния назарәте мөфтие урынбасары Юнир Биргалин, Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә ректоры Җәмил Халирахманов катнашты.
Мәчеттә кунаклар дога кылдылар, Коръән аятьләре укыдылар. Аннары авыл мәдәният йортына җыелдылар. Юнир Биргалин утыз ел дәвамында Түбән Сикияз авылында имам вазифасын уңышлы башкарган, күрше авыллар халкын да дини тәрбияләүгә зур өлеш керткән хөрмәтле шәхес Вәсил хәзрәт Газизовка Диния назарәтенең Мактау грамотасын тапшырды. Район Хакимияте башлыгы урынбасары Вадим Гаиләкбәров чарада катнашучыларга район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевның котлауларын җиткерде һәм Вәсил хәзрәт Газизовка, мәхәллә каршында алып барылган эшчәнлек активистларына район Хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды. Илгиз Әхвәс улының үтенечен җиткереп бүгенге көндә МХО зонасында тыныч тормыш хакына көрәшкән солдатларыбыз исәнлегенә дога кылуны сорады. Ир-егетләребезнең зур җиңү яулап исән-сау хәлдә кайтуларын теләп дога кылынды. Аннары авылдагы хөрмәтле кешеләр, элекке укытучылар — Радик Сәләхов, Зәки Мифтахов Түбән Сикияз авылы тарихы, авылның мәчете тарихы белән кыскача таныштырып үттеләр. Хафиз Әсләмов, авылның имамнары турында бәян итте. Аның әтисе Зәгафран бабай, совет чорында озак еллар авылның имамы булган.
Түбән Сикияз — мәхәллә каршында ир-егетләр һәм хатын-кызларның мөнәҗәчеләр төркемнәре уңышлы эшләп килгән райондагы бердәнбер авыл. Чара барышында алар бик эчтәлекле мөнәҗәтләр әйттеләр.
Юбилей чарасы мәчеттә зур табын артында дәвам итте.
Лиана Габидуллина фотолары