Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь , 18:46

Ришвәт алган өчен ЮХХДИ инспекторына хөкем карары чыгарылды

Суд аңа 3 ел һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Ришвәт алган өчен ЮХХДИ инспекторына хөкем карары чыгарылды
Ришвәт алган өчен ЮХХДИ инспекторына хөкем карары чыгарылды

25 мең өчен 3 ел: Бөре шәһәрендә ришвәт алган өчен элекке ЮХХДИ инспекторына хөкем карары чыгарылган.

Судта ачыкланганча, 2019нчы елда Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлеге ЮХХДИ инспекторы булган иргә тиешле тикшерүдән-караудан башка транспорт хуҗаларын алыштыру турындагы мәгълүматларны кертү тәкъдиме белән танышы мөрәҗәгать иткән. Әлбәттә, моның өчен инспектор “бүләк” алган.

2019-2020нче елларда ул биш йөк автомобилен теркәү документларында ялган мәгълүмат күрсәткән. Моның өчен ул 25 мең сум ришвәт алган.

Суд аңа 250 мең сум күләмендә штраф белән 3 ел һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде, шулай ук хокук саклау органнарында 2 ел һәм 6 айга вазифалар биләү хокукыннан мәхрүм итте.

 

Автор:
Читайте нас: