Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь , 12:09

Каз бала йонсыз булсын өчен нишләргә?

Күпләрне борчыган әлеге сорау Зәйнуллиннарны да эзләнергә мәҗбүр иткән.

Каз бала йонсыз булсын өчен нишләргә?
Каз бала йонсыз булсын өчен нишләргә?


Ай башы белән дә суеп караганннар, ай ахырында да, уртасында да. Бала йонлы буласы булса кайчан суйсаң да була, дигән фикергә килгәннәр.

Бер апаның киңәшен тотып, казларга солы ашата башлаганнар. Ни хикмәт, бала йоннан котылганнар. Хәзер алар берәр чиләк кукуруз, арпа, бодай, фураж, солы, бераз тоз, балык мае салып болгаталар да, пешермичә казлар алдына куялар. Бәбкәләргә 15-20 көн булу белән әлеге ризыкны бирәләр. Көндезгә бүрткән борчак алларына куялар. Төнгелеккә пешереп әчетке ашаталар. Аларның казлары тәүлек буе ашауда һәм иркендә.

Кечкенә вакытларыннан казларны да, чебиләрне дә сабый бала караган кебек бик нык тәрбияләргә кирәк.
Каз бәбкәләренә 1 литр сөткә 2 чи йомырка туглап төнгә бирәм. Тары ярмасы пешереп, борчак оны белән болгатам. Кайберәүләр безнең казлар борчак ашамый, диләр. Бәби вакытларыннан борчакка ияләндермәсәң, беркемнеке дә ашамый.


Автор:
Читайте нас: