Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь , 10:51

Балтач базарында артык сатулашмыйлар

Сыйфатлы, тәмле, чиста азык арзан була аламы?

Балтач базарында артык сатулашмыйлар
Балтач базарында артык сатулашмыйлар

Бүген Балтач базарында иң күп сатылган товарларга  килгәндә, мөгаен, авыл хуҗалыгы продукцияседер. Каз, үрдәк, тавык, күркә ите, бу кошларның эч-башлары, елкы, сыер малы, сарык, дуңгыз, йорт куяны түшкәсе — һәммәсе бар. Җаның теләгәнен сайла да ал. Каз маен да тәкъдим итәләр кулланучыга. Кош-кортның эч – башлары җыелмасын 195 сумнан 250—300 сумга кадәр бәягә сатып алырга була.

Хөрмә җимеше дә “пешкән” Балтачта. Аның тартмасына 500 сум сорыйлар.

Каз түшкәсен 595—700 сумга кадәр бәягә алырга була.

Үрдәк түшкәсе —650, мулард —700, бройлер түшкәсе 400 сумнан башлап сатыла.

Телисең икән, ысланган каз итен рәхим итеп ал. Анысының килограммы 1400 сумнан, ысланган үрдәк —1300, тавык түшкәсе (ысланган —450), какланган каз итенең килограммы 1400 сумнан башлап сатыла.

Тавык йомыркасының дистәсен 100—130 сумга алырга була.

Балтач халкы базарда сатулашмый, диләр. Дөрес эшли. Терлек, кош-корт асрау җиңел эш түгел. Аны һәр кеше дә булдыра да алмый.

Фотолар мессенджерлардагы чатлардан

Балтач базарында артык сатулашмыйлар
Балтач базарында артык сатулашмыйлар
Балтач базарында артык сатулашмыйлар
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: