Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь , 11:37

Балаларга энергетик сатсаң, зур штрафка тарттырачаклар

Ә бит балалар бу эчемлекләрне  яратып эчә. 

Балаларга энергетик сатсаң, зур штрафка тарттырачаклар
Балаларга энергетик сатсаң, зур штрафка тарттырачаклар

Русия хөкүмәте балигъ булмаганнарга энергетик эчемлекләр саткан өчен 500 мең сумга кадәр штраф кертүне күзаллаган закон проектын хуплаган. Бу хакта ТАСС министрлар кабинетына сылтанып хәбәр итә.

КПРФ фракциясеннән Дәүләт Думасы депутаты Нина Останинаның закон проекты балаларга энергетиклар саткан өчен штрфлар түләүне күздә тота. Аның күләме физик шәхесләр өчен  – 30дан алып 50 меңгә кадәр, вазифа биләүчеләр өчен  – 100дән алып 200 мең сумга кадәр,  юридик шәхесләр өчен 300дән алып 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Закон 2025 1 мартыннан үз көченә керәчәк. “РФ хөкүмәте әлеге закон проектын аны ахырга кадәр эшләп бетерү шарты белән хуплый”, – диләр министрлар кабинетында. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:
Читайте нас: