Сәхнәдән залга сикерү, тамашачы утыргычлары өстеннән йөрү нәрсә ул?! Кем сәхнәдә чишенеп, киемен залга ыргыта ала? Менә кем чын артист, менә кемдә энергетика!
Һичьюгы, артист үзе шулай уйлый.
"Бу җүләрне бүтән дискотекага чакырмагыз! Коточкыч энергетика!" – дип язган җырчы социаль челтәрдәге бер видеосы астына.
Ә анда ул башта "Тямай" логотибы белән футболкасын сала һәм дискотека залына ыргыта. Аны кызлар тотып ала һәм тарткалаша башлый.
"Әллә футболка өчен сугыштылар инде. Әй Аллам, егетләребез кан коя, ә болар шайтан туе ясый", дип яза берәү.
Соңрак Тямай хатасын аңлап кала ахры - халыкны кочаклаштыра башлый: "Татарстан, Башкортстан, әйдәгез бергә булуыбызны күрсәтик, кочаклашыгыз!" - ди ул. "Коточкыч энергетика"дан кызган кызлар кочаклашып ала да, "туй"ны дәвам итә.
Классик концерт түгел, дискотека бит, ярыйдыр инде.
Фото: Фирдүс Тямаевның шәхси архивыннан.