Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь 2024, 08:05

Елан елын каршылаганда табынга сыйларны дөрес сайлагыз!

Бәйрәм табынына нинди ризыкны куярга ярый, ниндине ярамый?

Елан елын каршылаганда табынга сыйларны дөрес сайлагыз!
Елан елын каршылаганда табынга сыйларны дөрес сайлагыз!

Елан — ерткыч, шуңа күрә ит ризыклары бәйрәм өстәлендә мотлак булырга тиеш. Үрдәк, сыер ите, күркә, куян хуплана.

Байлык һәм чәчәк ату символы булган балыкка аерым игътибар бирегез. Эре балыкны тулысынча кыздырырга яисә һәр кунак өчен аерым стейклар әзерләргә була. Кызыл уылдыклы бутербродлар да бик яхшы булачак.

Сәламәт һәм озын гомерле булыр өчен чикләвеккә игътибар итегез. Өстәлдә берничә төрле чикләвек булу табынга пикант ноталар өстәячәк һәм Еланның күңеленә хуш киләчәк.

Гарнирлардан дөге яисә бәрәңгене сайласагыз яхшы. Яшелчәләр белән әзерләнгән дөге яхшы идея булачак.

Җиләк-җимеш тәлинкәсе турында да онытмагыз. 2025 елда Яңа ел өстәленә табигый гармонияне ассызыклый торган яшел төсмерле җиләк-җимешләр кирәк. Мәсәлән, яшел алма, виноград, груша, киви, фейхоа — алар өстәлне бизәячәк һәм ел символына ошаячак. Аларның табигый палитрасы белән бәйрәм сыйлары нәфис һәм элегант күренәчәк.

Бәйрәм өстәлендә тагын бер мөһим элемент — яшел аштәмләткечләр. Ризыкларны алар белән бизәү (петрушка, шпинат, базилик) табын хуҗаларына сәламәтлек һәм чәчәк ату китерәчәк.

Менюны җиләк-җимеш белән бизәлгән җиңел десерт тулыландыра ала.

 Артык майлы тортларны һәм пирожныйларны Елан уңай бәяләмәячәк.

Бавлы.тат.Ру

Автор:
Читайте нас: