Барлык яңалыклар
Новости
24 ноябрь , 14:48

Авариядә тулы бер гаилә һәлак булган...

Туганнары янына кунакка барган булганнар... 

"Кызыл таң" гәзите.  Авариядә тулы бер гаилә һәлак булган...
Авариядә тулы бер гаилә һәлак булган... Фото:"Кызыл таң" гәзите.
Сургут юлында Башкортстаннан бер гаилә һәлакәткә очрый.Бу хакта "Кызыл таң" гәзите хәбәр итә. 
Әти-әниләре һәм ике улы "Renault Sandero" автомобилендә барган һәм шәһәрдән ерак түгел юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, кичке сәгать бишләр тирәсендә җиңел машина каршы як полосага чыга, анда ярымприцеплы Камаз белән бәрелешә. Машина йөртүче һәм аның өч пассажиры, шул исәптән ике балигъ булмаган бала, алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.
 
Фаҗига нәтиҗәсендә Гафури районында туган 39 яшьлек Фидәлия һәм аның 40 яшьлек ире Илнур һәм аларның уллары 17 яшьлек Ринат һәм 7 яшьлек Илшат (балигъ булмаганнарның исемнәре үзгәртелде-ред.) һәлак булган. Соңгы елларда гаилә Нефтеюганскида яшәгән. Олы улы анда индустриаль институт филиалында укыган, ә аның энесе әле мәктәпкә киткән генә.

Фаҗига буласы көнне гаилә әгъзалары Сургутка кунакка китеп барган. Бу көннәрдә гаилә башлыгы ялда була һәм алар туганнары янына юллана. Шәһәргә кадәр алар нибары 28 чакрым гына барып җитмәгәннәр...

Коточкыч һәлакәтнең сәбәпләрен һәм шартларын юл полициясе хезмәткәрләре ачыклаганчы, һәлак булганнарны туган Башкортстанга алып кайттылар. Туганнары хәбәр иткәнчә, дүртесе дә республиканың Гафури районындагы Үзбәк авылында җирләнгән.
Автор:
Читайте нас: