Башкортстанда югалган 45 яшьлек хатын-кызны үле килеш тапканнар. Бу хакта «БашРегионСпас» эзләү-коткару отряды активистлары хәбәр итә.
Билгеле булуынча, Кыргыз-Миякә авылында яшәүче хатын 21нче ноябрьдә үзе белән акча, бернинди документлар да алмыйча, билгесез юнәлештә өйдән чыгып киткән. Туганнары аның элек беркайчан да озакка беркая да китмәвен, һәм кемгәдер йөрү, шулай ук танышларында утыру гадәте булмавын сөйләгәннәр.
Югалган хатынның психик сәламәтлеге белән проблемалары булган, дип билгеләп үтелә.
– Бәлки, ул юлдан баргандыр да берәр машинага утыргандыр, - дип белдерәләр якыннары.
Ике көн эзләүләр узды һәм волонтерлар бүген иртән «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз төркемендә кайгылы хәбәр бастырдылар.
-Табылды, үлгән. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, - дип яздылар «БашРегионСпас»вәкилләре.
Хатын-кыз кая югалган һәм аның үлеменә нәрсә сәбәп булган-аныкланмый.