Уфа районында балигъ булмаган малай һәм кыз югалган. Бу хакта “КП-Уфа” хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, бүген Михайловка авылында ике бала өйләреннән чыгып киткәннәр һәм аларның кайда икәнлеге әлегә кадәр билгеле түгел.
Иван Романенконың билгеләре: аңа 13 яшь, буе - 146 сантиметр, ябык гәүдәле, кара чәчле һәм коңгырт күзле. Кара төстәге куртка, чалбар һәм кроссовкалар кигән булган.
Анна Романенконың билгеләре: аңа 11 яшь, буе - 136 сантиметр, ябык гәүдәле, коңгырт күзле. Кызыл куртка, кара чалбар һәм кара итек кигән булган.
Балаларның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрдән 8-937-310-21-12 яки 112 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорыйлар.