Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь , 14:42

Мошенниклар Башкортстан халкын "савалар" гына

Бу оятсыз затларның гамәлләреннән республика халкына 6 миллион сумнан артык зыян килгән.

Мошенниклар Башкортстан халкын "савалар" гына
Мошенниклар Башкортстан халкын "савалар" гына

Республика Эчке эшләр органнарының дежур частьләренә мошенниклык турында 23 хәбәр кергән. Бәләбәй районы буенча полиция бүлегенә 52 яшьлек шәхси эшмәкәр мөрәҗәгать иткән. Ир-атка мессенджерларның берсендә билгесез заттан хәбәр килгән. Әңгәмәдәш үзен «Билайн» кәрәзле элемтә операторы дип таныштыра һәм сим-картаның гамәлдә булу вакыты тәмамлануы турында хәбәр итә. Ялган оператор килешүне рәсмиләштерү өчен үз ярдәмен тәкъдим итә һәм ир-аттан килгән смс-кодларны хәбәр итүен сорый, һәм ул шулай эшли дә. Икенче көнне шәһәр кешесенә банктан хәбәр килә, анда банк счетын блоклау турында әйтелә. Банк бүлегенә шәхсән мөрәҗәгать итеп, җинаятьченең мөрәҗәгать итүче исеменә 1,5 миллион сумнан артык кредит рәсмиләштерүе ачыклана.

Уфа шәһәренең 8 нче полиция бүлегенә мошенниклык турында гариза белән 74 яшьлек җирле хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Пенсионерка белән янәсе пенсия фонды хезмәткәрләре элемтәгә кергән. Әңгәмәдәш хатын-кызга пенсияләрне яңадан исәпләү тиеш, дип белдерә һәм белгечкә кабул итүгә язылуда ярдәм тәкъдим итә. Аферист күрсәтмәләре буенча, уфалы кирәкле мәгълүматларны тапшыра. Әмма тиздән шалтырату яңгырый һәм үзләрен банк хезмәткәрләре дип атаган мошенниклар да элемәтә чыга. Алар корбанга «җинаятьче аның шәхси мәгълүматларына ия булганлыгы» һәм аңа кредит рәсмиләштерергә омтылуы турында сөйлиләр. Банкның ялган хезмәткәрләре пенсионерга операцияләрне булдырмау өчен "каршы" кредит рәсмиләштерергә киңәш итә. Мошенникларга ышанып, шәһәр кешесе займ алган һәм «куркынычсыз счет» ка 1,5 миллион сумга якын акча салган, аның номерын аңа аферистлар әйткән.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы чакыра: таныш булмаган кешеләрнең билгесез счетларына акча җибәрмәгез, бу ешрак күңелсез нәтиҗәләргә, ягъни зур бурычларга һәм шәхси тупланмаларны югалтуга китерә. Шәхси һәм банк мәгълүматларын чит кешеләргә хәбәр итәргә, шулай ук смслардан кодны әйтеп торырга кирәкми. Әгәр мошенниклар шалтыраткан икән, трубканы куегыз. Шулай итеп сез үзегезне һәм үз мөлкәтегезне сакларсыз.

Башкортстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте

Автор:
Читайте нас: