Өлгермәгән хөрмә ашап, эчәклектә үтә алмаучанлык барлыкка килергә мөмкин. Чөнки анда шундый танин бар, нәкъ менә шул хөрмәгә ябешүчәнлек бирә. Башлыча, кабыгында була, шуңа күрә аны тазартып ашарга кирәк.
Танин ашказаны-эчәклек процессына комачаулый, чөнки алар бер-берсенә ризык кисәкләрен ябештереп, масса барлыкка китерә. Шуңа күрә 3 яшькә тиклемге балаларга хөрмә ашатмагыз!
Хөрмәне артык куллану атрофик гастрит булганнарга, шулай ук ваготомия яки резекция кичергән пациентлар өчен куркыныч булырга мөмкин. Ашказан язвасы булганнарга һәм диабет белән авыручыларга да сагырак булырга кирәк.
Сәламәт кешегә дә хөрмә белән мавыгу кирәкми: тәүлегенә 1-2 җимеш тә җитә.